Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районында миллионер җирлекләр артты

Агымдагы елда Ютазы районында берьюлы өч - Урыссу, Димтамак һәм Акбаш авыл җирлекләре Татарстан Республикасында иң төзек муниципаль берәмлекләр бәйгесендә җиңү яулады һәм һәрберсе 1 миллион 500 мең грант отты.

Әлеге грант хисабына Иске Урыссу авылы үзәгендә, мәдәният йорты белән янәшә, балалар уен элементлары, эскәмияләр, урналар урнаштырылган ял паркы төзеләчәк. Әлбәттә, яңа объектта яшь агач үсентеләре дә утыртылачак. Моннан тыш, авыл зиратларында өмәләр уза.

Урыссу авыл җирлеге составына кергән башка торак пунктларда да, әйтик, Байлар авылында төзекләндерү эшләре алып барыла: быел капремонт ясалган мәдәният йорты территориясендә җир тигезләнә, биредә урнаштыру өчен эскәмияләр ясала.

Шушы көннәрдә Какылы Күл авылында чишмә һәм кое яннарын тәртипкә китерү буенча чаралар күрәчәкбез, дип хәбәр итте Урыссу авыл җирлеге башлыгы Фәния Әминова.

Республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча иң яхшы дип табылган Акбаш авыл җирлегенең төп усадьбасы – Акбаш авыл мәдәният йорты территориясендә, шулай ук, заманча шартларга туры китереп парк төзү күздә тотыла. Димтамак авыл җирлеге исә көпчәкле трактор сатып алачак, дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Закуан Ильясов.

Илмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X