Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районында су объекты кирәкме һәм ул нинди булачак?

Кичә, эш көненнән соң, Балалар иҗаты үзәге ишек алдында җыелган урыссулылар иске карьер буенда яр буен төзекләндерү һәм пляж ясау темасына әңгәмә корды, алар үз тәкъдимнәрен һәм фикерләрен әйтте.

Чарада Татарстан Республикасында Җәмәгать киңлекләрен

үстерү программасы кураторы Наталия Фишман-Бекмамбетова командасы вәкилләре – Казан архитекторлары да катнашты. Әмма, шунысы кызганыч, Урыссу бистәсе халкы гына чарада катнашырга ашыкмады. Мөгаен, бик күпләр бу вакытта социаль челтәрләрдә “акыл” сатып, тәнкыйть таратып утыргандыр, чөнки безнең халык пәрдә артында калуга өстенлек бирә һәм күзгә-күз карап сөйләшү гадәтен онытып бара. Дәүләт программасы хисабына Ютазы районында яр буен төзекләндерү һәм пляж төзү теләге белән килгән һөнәрманнар янында алар, мөгаен, “акыллырак” булып күренүдән кыенсынгадыр...

Очрашу берникадәр соңрак башланса да, алты төркемгә бүленеп эшләгән урыссулылар үзләре яратып су коена торган иске карьерны пляж итеп төзекләндерү идеяләрен кыю җиткерде. Алар әлеге җәмгыять киңлеген балалар һәм өлкәннәр өчен ял зоналары ясалган, ясалма яктылык белән яктыртылган мәйдан итеп күз алларына китерә. Үз тәкъдирләре турында сөйләгән яшьләр, педагоглар, бизнесменнар иске карьерга яңгырашлы исем бирү теләген дә белдерде. Берәүләр аны “Урыссу-Күл”, икенчеләр “Тургай”, өченчеләр “Зәңгәр күл” дип атарга тәкъдим итте.

Хөрмәтле райондашлар, ә сез нинди исем бирер идегез? Сездән акыллы фикерләр көтеп калабыз.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X