Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районында тантаналы төстә ана капиталы сертификатлары тапшырдылар

Әлеге программа гамәлгә кергәннән бирле, Ютазы районында 1535, ә агымдагы елның ун аенда 71 сертификат тапшырылган.

. Менә бүген дә гражданлык актларын теркәү залында районыбызның өч әнисенә якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан, ана сертификатлары тапшырдылар. Алар Бәйрәкә авылыннан Миләүшә һәм Айдар Сабирҗановлар, Урыссудан Наталья һәм Илшат Фәттаховлар, шулай ук Урыссудан Айсылу һәм Александр Золотухиннар. Һәрбер гаиләдә дә икенче бала туган һәм шунысы кызыклы, алар өчесе дә ир-егетләр. Әлеге бәхетле гаиләләрне район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Сергей Рузанов, ЗАГС бүлеге начальнигы Гүзәлия Фәхрутдинова, районның пенсия бүлеге начальнигы Ильмира Абдуллина тәбрикләде. Чара турында тулырак мәгълүматны газета битләреннән укып белә аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев