Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховның ярдәмчесе Айнур Камалиев гражданнарны кабул итте

Кабул итүгә алдан 4 кеше алдан язылган. "Илһам чишмәләре» ветераннар вокаль ансамбле җитәкчесе Рәмзия Таҗиева депутатка хәйрия ярдәме сорап мөрәҗәгать итте. Декабрь аенда ансамбль үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтә һәм алар зур юбилей концертына әзерләнә. Шуңа бәйле рәвештә, ансамбль җитәкчесе яңа костюмнар тегүдә ярдәм сорый.

Районда яшәүче икенче бер хатын-кыз да улына баян сатып алуда ярдәм итүләрен сорый. Бала кызыксыну белән шөгыльләнә, музыка мәктәбендә укый, тик аңа үз баяны кирәк, ә гаиләнең әлегә мөмкинчелеге юк, чөнки әни кеше баласын берүзе генә тәрбияли.  

Баш табиб урынбасары да ташламалы дарулар буенча сорау белән мөрәҗәгать итте. Ярдәмче бу мәсьәләне республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы алдында күтәрергә вәгъдә итте.

Районның инвалидлар оешмасы рәисе Дамир Уралов үз җәмгыятьләрендәге бер инвалид ханымга инвалид коляскасын сатып алырга ярдәм итү соравы белән мөрәҗәгать итте. Бүгенге көндә әлеге кеше урамга да чыга алмый. Айнур Камалиев моны якын арада эшләп булуын әйтте, бигрәк тә бу алда торган инвалидлар декадасы алдыннан мөһим булуын искәртте.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев