Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районында ярты ел эчендә 180 төп агач киселгән һәм 900 төп агач утыртылачак

Районда карт агачларны кисү буенча максатлы эш күп еллар дәвамында алып барылса да, әле һаман да кешеләр яшәешенә куркыныч тудыра торган агачлар кала бирә.

Химиклар тыкрыгындагы 5а санлы йорт тирәли генә дә 28 төп тирәк үсеп утыра һәм аларның күпчелеге коммуникация уңайлыкларына куркыныч тудыра.

Әйтергә кирәк, 2020 елга кабул ителгән план буенча, Урыссу бистәсендә 100 төп тирәк киселергә тиеш булса, бүгенге көндә 180 төп агач киселгән. Быел район мәгариф учреждениеләре территориясендә үсеп утырган карт агачларны кисүгә зур игътибар бирелә.

Агымдагы атнада механизацияләнгән ысул белән 900 төп утырту башланды. “Татнефть” компаниясе бүлеп биргән бригада беренче эш итеп агачларны Кояшлы микрорайонындагы “Янарыш” паркы, Урыссу гимназиясе, балалар бакчасы һәм Фәнис Кәримов урамындагы күп фатирлы йортлар янында утыртачак. Яшь үсентеләрне утырту буенча авылларда да эш оештырылачак. Шунысы мөһим, әлеге комплексы бригада агачларны утырта, бәйли һәм сугара, дип хәбәр иттеләр инфраструктура үсеше бүлегендә. 

Илмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев