Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районында – “Йолдызлар парады – 2020”

Бүген район мәдәният йортында 2020 елның чыгарылыш укучыларына – медалистларга махсус үрнәктәге урта белем турында аттестатлар һәм укуда аерым уңышларга ирешкән өчен Россия Федерациясе медальләре тапшырылды.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын, ата-аналар һәм укытучыларны бүгенге тантана белән район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин тәбрик итте. “Балалар, сез сәләтле һәм талантлы. Тормышта һәркайсыгызның лаеклы урын табуын телим. Сез безнең якты киләчәгебез”, - дип мөрәҗәгатҗ итте ул егетләргә һәм кызларга. 

Аяз Әдип улы тантаналы шартларда 11 сыйныфны укучыларына махсус үрнәктәге аттестатлар һәм медальләр  тапшырды, ә ата-аналарны җәмгыятькә лаеклы балалар үстергән өчен рәхмәт хатлары белән билгеләп узды. Сүз уңаеннан, 2019-2020нче уку елында унбер еллык мәктәпне тәмамлаган 75 укучының 17се –медалист. Алар арасыннан дүрт чыгарылышчы районнан юллама белән югары уку йортына керәчәк.

Тормышларындагы әлеге шатлыклы вакыйга белән укучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Светлана Самонина котлады. “Сез иң яхшылардан яхшылары. Без сезнең белән горурланабыз. Чөнки сез үзегезнең тырыш хезмәтегез белән уңышка ирешкән шәхесләр”, - диде ул. Светлана Петровна республика һәм Бөтенроссия фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучыларга район башлыгы Грантын тапшырды.

Район мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйлаҗева чыгарылыш сыйныф укучыларына хәерле юл теләде һәм мәктәп тормышында актив булган кызлар һәм егетләрне билгеләп узды

Чыгарлышчылар исеменнән Урыссуның 3 санлы мәктәп укучысы, медалист Илдан Әхмәтҗанов мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш кертүче муниципалитет җитәкчелегенә, белем дөньясына мәхәббәт уяткан укытучыларга, аларга һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торган әти-әниләргә зур рәхмәтен белдерде. Ата-аналар да үз чиратларында укытучыларга җылы теләкләрен юлладылар. 

Йолдызлар парады район мәдәният йорты артистлары чыгышы белән үрелде. Чара, әйтергә кирәк, барлык санитария таләпләрен үтәп,  тыйнак һәм матур узды.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотлары районында – “Йолдызлар парады – 2020”

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X