Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы Сабан туе болытларны да таратты

Каклыкул авылының гаҗәеп табигате район Сабан туенда катнашучыларны үзенең купшылыгы белән каршылады.

Сабан туеның хөрмәтле кунаклары - алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин һәм «Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» коммерцияле булмаган оешмасы директоры Айнур Айделдинов булды. Күркәм йола буенча, Сабан туе кунаклары, район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов һәм башкалар белән бергә, милли бизәлешле чатырларны карады. Районда эшләп килүче сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шулай ук авыл җирлекләре, һичшиксез, зур тырышлык куйган. Һәм, чыннан да, бу иң якты, матур тамашаларның берсе. Ачык йөзле хуҗалар кунакларны җыр-биюләр, такмаклар, шигырьләр, милли ризыклар  белән каршылады. Һәркем йөзендә елмаю балкый, тирә-юньдә  шатлык хисе... Сабан туе әнә шулай һәркемнең күңел кылын тибрәтергә, йомшартырга сәләтле. Шунысын да билгеләп узарга кирәк, быелгы Сабан туе Рәсәй көне алдыннан узды һәм безнең районда эшләп килүче өч мәдәни-милли үзәк - әзербайҗан, таҗик һәм әрмән халкы чатырлары да мәйдан бизәге булды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов кулында – Сабан туеның бәйрәм колгасы. Сабан туе әләмен  күтәрү хокукы “Кыр батыры - 2022”, “Уңыш” җәмгыяте механизаторы Фәнил Мәҗитовка тапшырылды. Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, мәйданга җыелучыларны сәламләп, кыскача гына районның сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлегенә тукталды, барысына да яхшы ял, ярышларда, уеннарда, бәйгеләрдә уңышлы катнашуларын теләде…
- Бүген без сабан бәйрәмен билгеләп үтәбез, - диде район башлыгы. «АгроМир», «Уңыш», Тукай исемендәге җәмгыятьләр, «Альберт Вафауллин» һәм «Илдус Нәбиуллин» крестьян-фермер хуҗалыклары чәчү кампаниясендә аеруча оешканлык күрсәтте. Узган ел район авыл хуҗалыгы коллективлары тарафыннан 16 мең тоннадан артык сөт, 28 мең тоннадан артык ашлык, 1704 тонна ит җитештерелде. Бүгенге көндә районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 11 меңгә якын мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 3280е – савым сыерлары. Халыкны терлекчелек продукциясе белән тәэмин итүдә шәхси ярдәмче хуҗалыклар зур урын алып тора, аларда 2900 баштан артык мөгезле эре терлек исәпләнә, шулардан 1352 башы – сыерлар.
Район икътисадының нигезе булган сәнәгать өлкәсенә тукталмый мөмкин түгел. Икътисадта сәнәгать 40 проценттан артык өлешне алып тора. "Электросоединитель", "Волма-Әбсәләм" җәмгыятьләре, Әбсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты һәм Урыссу химия заводы сәнәгать җитештерүе күләменә шактый өлеш кертә. Бүген районда 424 кече һәм урта эшкуарлык субъекты эшли, шул исәптән 319 шәхси эшмәкәр бар. Районда 871 үзмәшгуль кеше теркәлгән. Алар барысы да социаль-икътисади үсеш мәсьәләләрен хәл итүдә актив катнаша.
ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин үзенең сәламләү чыгышында ассызыклаганча, Татарстан һәрвакыт Рәсәйнең мөһим бер өлеше, аның таянычы булып тора. Бүгенге Сабан туе Рәсәй көне алдыннан уза, диде ул, шуңа күрә без, татарстанлылар, республика Президенты белән бергә, киләчәккә бүгенге бәйрәмдәге кебек якты хисләр белән, бердәм булып һәм үзара аңлашып атлыйбыз.
Кыр батырларын һәм авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү тантанасы исә безнең йөрәкләрне бүгенге белән үткәнне бәйләүчеләр,  җиргә, туган якка мәхәббәтләрен югалтмаучылар белән горурлану хисләре белән тулыландырды. Мәйданда авыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә бәйрәм чарасы башланды. Нәкъ менә авыл хуҗалыгы  алдынгылары - игенчеләр һәм терлекчеләр, гадәттәгечә, сабан бәйрәменең төп каһарманнары. Менә алар - иң яхшылар мәйданда бер саф булып тезелде. Алар хөрмәтенә мактау һәм хөрмәт сүзләре яңгырады. Авыл хуҗалыгы эшчәннәре тантаналы шартларда бүләкләр кабул итте: район башлыгы аларга мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырды. Тантанага килүче һәркем әлеге хезмәтчәннәрнең фидакарьлекләренә, уңышларына чын күңелдән сөенде.
Район иҗат коллективлары һәм артистларының чыгышлары - искиткеч биюләре, дәртле һәм моңлы җырлары Сабан туена үзенчәлекле бер ямь өстәде. Менә мәйданга кыңгыраулар таккан җигүле атлар керә!  Бу матурлыкны күргән һәркемнең, шушы бизәкле арбаларга утырып, мәйдан әйләнәсе килгәндер, мөгаен. Тиздән спорт ярышлары, күңелле уеннар башланып китте... Берәүләр – келәмдә көрәшә, икенчеләре гер күтәрә, кул көрәштерә, капчык белән сугыша... Мәйдан уртасында көрәш батырына дип әзерләнгән тәкә тора. Ә баш батырның кем булуын бераз соңрак белербез. Милли бәйрәмебез Сабан туена һава торышы да уңай тәэсир итте, көн кояшлы, җылы булды, бәйрәм вакытында күк йөзеннән хәтта болытлар да югалды.
Роза ӘХМӘДИЕВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X