Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы укучылары туган як тарихын яхшы белә

Бүген Урыссуның 2 санлы мәктәп базасында мәгариф бүлегенең көзге каникул чорына планы нигезендә һәм ТАССРның 100-еллык юбилее уңаеннан тарих буенча “Син туган як тарихын беләсеңме?” дип исемләнгән викторина узды.

Викторинада балаларга дүрт төрле бирем әзерләнгән иде. Алар үз командаларының эмблемаларын уйлап, аны туган як белән бәйләп якларга тиеш иделәр. Биремнәр арасында борынгы Болгар иле тарихы, ТАССРның кайчан барлыкка килүе, суверинитет кабул итү кебек, шулай ук һәр команда үз авыллары һәм авыл урамнары исемнәренең килеп чыгышы турында сөйләп бирергә тиеш иделәр. Чара бик тә күңелле узды. Викторинада җиңүче дип Галим Вильданов исемендәге Каразирек урта гомуми белем бирү мәктәбе танылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев