Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы ягы - рәссамнар иҗатында

Райондашларыбызга Татарстан һәм Россия рәссамнарының эшләре белән танышу мөмкинлеге тудырыла.

Татарстанның кояш чыгышындагы табигать бизәкләре  –рәссамнарның Ютазы районы табигатенә багышланган күчмә пленэр эшләре күргәзмәсе әнә шулай дип атала. Әлеге башлангычка нигез салучы - сынлы сәнгать укытучысы Альбина Ибраһимова. Күргәзмә 8 апрельдә Иске Каразиректә ачылачак.  Әлеге авыл халкы һәм кунаклары туган ягыбызның киндердә ясалган пейзажлары белән таныша алачак. Алга таба күргәзмә Ютазы, Кече Урыссу авылларында күрсәтеләчәк  һәм аның эше район мәдәният йортында тәмамланачак.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге картиналар – туган җиребезнең  ямьле урыннарын яктырткан һәм биш ел дәвамында иҗат ителгән эшләр. Беренче тапкыр рәссамнар (Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзалары, атказанган сәнгать эшлеклеләре һәм халык рәссамнары) Хөррияттә биш ел элек булган иделәр. Аннан соң алар безнең якларга ел саен килеп, иҗат белән шөгыльләнгәннәр. Авыл халкы да тәүге тапкыр үз туган-үскән якларын югары сәнгать әсәрләреннән күрә алачак. Мәскәү, Уфа, Ижау, Чабаксар, Самара рәссамнары тарафыннан иҗат ителгән һәм якты буяуларда сурәтләнгән туган як киңлекләренең гүзәл мизгелләре - оештыручылардан – ТР Рәссамнар берлеге, район мәдәният бүлеге һәм Урыссу балалар сәнгать мәктәбеннән ютазылыларга искиткеч бүләк булып тора. Һәм, әлбәттә, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан да әлеге иҗат җимешләре зур әһәмияткә ия.

Роза ИСКӘНДӘР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев