Ютазы районы табиблары - “Агач утырт” акциясендә
Узган шимбә иртәсендә булган бөтенхалык экологик акциясендә район медиклары да катнашты.
- Без аны "Үз агачыңны утырт!" дип атадык. Бүген медицина учреждениесенә килгән яшь табиблар агач утыртачак. Әйтергә кирәк, соңгы ике елда без җиде белгеч кабул иттек, шуларның өчесе - тулы гаилә белән күченеп килде, - дип сөйли Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова.
Әлеге кояшлы май иртәсендә хастаханә территориясендә беренче булып, чыннан да, кулларына көрәк тотып, яшь докторлар пәйда булды. Үзләре генә дә түгел. Алар кечкенә балаларын да ияртеп килде. Кулларына уенчык көрәк һәм сусипкечләр тоткан сабыйларның, нарат үсентеләрен утыртып йөрүче әти-әниләренә ярдәм итү максатында, аларның аяк араларында уралып йөрүләрен, агач төбенә тырышып-тырышып су сибүләрен карап торудан күзләргә шатлыклы яшьләр килде. Бу көнне хастаханә территориясендә медицина хезмәткәрләре кырыкка якын яшь үсентегә гомер бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев