Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылылар Җиңү бәйрәмен яңартылган һәйкәлләр белән каршылый

Гадәттәгечә, район җирлекләрендә Бөек Ватан сугышында һәлак булучы каһарманнар хөрмәтенә куелган һәйкәлләрне яңарталар.

Аларны иске буядан арындыралар, буйыйлар, кайдадыр туфрак ташыйлар, фронтка киткән һәм туган якларына әйләнеп кайталмаган сугышчыларның исемнәре язылган элмә такталарны алмаштыралар. Бу бүгенге буынның, ирекле хезмәт итү хокукы, якты тормыш биргән өчен, ата-бабаларыбызга хөрмәт билгесе булып тора.

Шунысы игътибарга лаек, быел районның ике торак пунктында – Подгорный һәм Димтамак авылларында «Татнефть» җәмгыятенең финанс ярдәме белән обелискларга капиталь ремонт ясала. Шулай итеп, Татарстан нефтьчеләренең күп кенә социаль программаларын гамәлгә ашыру кысаларында, Подгорный һәм Димтамак авылларында стелалар һәм һәйкәлләр, шулай ук обелиск янындагы территорияләр яңартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев