Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылылар, вандал булмаек!

Урыссу- Әбсәләм-Октябрьский автоюлы чатында зур һәм матур чәчәк түтәле бер генә ел барлыкка килми.

Дөресен генә әйткәндә, моңа кадәр әлеге түтәлгә чәчәкләрне башка торак пунктлардагы теплицаларда үстерелгәнне китереп утырталар иде. Быел бу вазифаны Ютазы районы мәгариф учреждениеләре башкарды – гади тел белән әйткәндә, чәчәк үсентеләрен балалар һәм безнең күбебезгә белем биргән укытучылар үз куллары белән үстерде һәм әлеге түтәлгә алып килеп утыртты. Алар тернәкләнеп китеп, безнең, юлчыларның күзләрен иркәләрлек итеп матур чәчәк атсын өчен, “Төзекләндерү” МУП хезмәткәрләре бер тапкыр гына сугармады. Бар да гади һәм яхшы.

Әмма безнең халык әхлаксызлыкның аръягына чыкты. Моннан берничә көн элек каты көнкүреш калдыклары контейнерларына зыян салды. Бу атнада чираттагы этлек. Хәтта вандаллык дияргә дә була: Урыссу- Әбсәләм-Октябрьский автоюлы чатындагы түтәлгә утыртылган чәчәкләрне ботарлаганнар! Юньсезлекме? Үч алумы? Тәрбиясезлекме? Эшсезлектән интегүме? Туган җирне яратмаумы? Кеше башкарган хезмәтне мыскыл итүме?...

Һәрхәлдә дә, җанында аз гына булса да миһербанлык хисе булган адәм баласы мондый адымга бармый. Чәчәкләрнең ни гаебе бар?!

Илмира ГАЛИЕВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев