Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылыларны яманлыктан Рамазан ае да тоткарлап кала алмый

Май аенда район торак пунктларында заманча ясалган каты көнкүреш калдыклары куела башлады.

Өсләре ябылмау сәбәпле бөтен чүп-чар тирә-юньгә тарала торган тимердән ясалган контейнерлар урынына пластмассадан ясалган һәм өсте ябулы контейнерларның планда каралган 85 данәнең 64е куелып та өлгерде.

Әмма мондый яхшы күренеш озак куанычка булмады. Әллә эшләре юклыктан, әллә этлек кылу теләгеннән, бер Ходай белә, әмма Урыссу-Октябрьский автоюлы буенда урнаштырылган җиде контейнерның берничәсендә тәгәрмәчләрне салдырып та өлгергәннәр.

Изге Рамазан аенда да адәм баласы яманлык кылудан курыкмый хәзер.

Илмира ГАЛИЕВА

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев