Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үз гомерендә ул өч йорт төзегән

Салкын Чишмә авылында яшәүче, 90 яшьлек гомер чиген узган Сәлахетдин Ибраһимов бүген дә тулы канлы тормыш белән яши…

Моның шулай булуына аның өендә очрашу вакытында инанырга туры килде. Әлбәттә, «тулы канлы тормыш» дигән гыйбарә күп нәрсәне үз эченә ала. Сер түгел, хәтта яшьләр арасында да үзләренең иң күңелле елларын файдасызга уздырып, “нәрсә эшләргә, ни белән шөгыльләнергә?” дип, эшсезлектән аптыраучылар бар. Аларга дөньядагы бар нәрсә дә күңелсез кебек тоела. Ә менә безнең язмабыз герое, мөгаен, бу якты дөньяга эшләү һәм матурлык тудыру өчен тугандыр. Аның хуҗалыклы, нык куллы булуы бусагадан түгел, урамнан ук күренә. Күркәм, заманча йорт, ишегалдында һәр нәрсә тәртип белән куелган... Сәлахетдин аганың осталыгы һәм хезмәт сөючәнлеге турында без гәзит укучыларыбызны бер таныштырган идек инде. Кыскача гына әйткәндә, ул оста куллы төзүче генә түгел, бакчачы да: помидорын да үстерә, үзе тозлап та куя. Ибраһимов 1931 елда туган, ә чынлыкта ул 1929 елгы. Шулай итеп, аңа бүген 93 яшь.

- Минем төп хезмәт юлым АТХ белән бәйле, - ди Сәлахетдин ага. – Бирегә 1956 елда килдем, 1961 елда үзбушаткычта эшләдем, берничә елдан яңа ЗИЛ-130 га, 1980 елда КамАЗга күчтем. Өйләндем, булачак хатыным юл төзелешендә каток машинасында эшли иде. Нәҗибә исемле. Бик матур җырлый иде, клуб мөдире булып эшләде. Әйбәт иде, тик менә мине генә калдырып китте. Кече кызым гаиләсе белән менә бу каршы йортта гына яши. Бер кызым Кәрәкәшледә, улым шулай ук  янәшәмдә генә. Моңа кадәр сәламәтлегемнән зарланмадым. Тик коронавирус белән чирләгәннән соң, хәлем бетеп тора әле. Рәхмәт инде, балаларым, оныкларым һәрчак булыша. Аңа хәтле бар эшләрне дә үзем эшли идем. Авыл халкы ялганларга ирек бирмәс, үз гомеремдә өч йорт төзедем, өч бакча эшкәрттем. Бройлер чебиләр дә асрадым. Хәзер менә сигез тавыкны кына калдырдым.

Сәлахетдин аганың тормыш юлдашы Әлмәт районыннан булган. Алар юлда танышканнар: егет Әлмәт юлына вак таш ташыган, ә кыз асфальт җәюдә эшләгән. Өйләнешкәч, алар хатыны белән ике ел энесенең йортында яшәгәннәр. Аннары иске йорт сатып алганнар, аны сүтеп, яңаны булдырганнар, анда 1980 елларга кадәр яшәгәннәр. Өстәл-урындыкларны үз кулы белән ясаган Сәлахетдин ага, бүгенге көнгә кадәр себеркеләр бәйләгән... Кыскасы, нинди генә эшкә тотынса да, кулларында “ут уйнаткан”. Һәм кешенең ничә яшьтә булуы монда мөһим дә түгел.

Язмабызның асылы һәркем үрнәк алырлык Сәлахетдин Ибраһимовның осталыгын, хезмәтен күрсәтү түгел. Мәкаләбезнең мәгънәсе башкада ... Яшәешнең вак-төяк мәшәкатьләренә, кайгы-борчуларына, күңелебезгә үтеп кереп, шунда урын алуына юл куймаска кирәк. Уйлап карасагыз, тормыш шулай корылган, гомер буе бер-берсенә терәк булып яшәгән ир белән хатынның берсе барыбер бу якты дөньядан бакыйлыкка беренчерәк күчә. Ялгыз калгач (туганнары һәм якыннары янәшәсендә булса да), ул яшәү кадерен югалта. Барысы да тоныклана, сүнә... Әйе, әгәр син тоныкланган күзләрең белән алама чүпрәкләр, искергән җиһазлар арасында гомер ахырын көтсәң...

Ә беләсезме, безне Сәлахетдин аганың йортында иң гаҗәпләндергәне нәрсә булды? Матур, заманча җиһазлар – диван һәм урындыклар, ә бүлмә уртасындагы агач өстәл - хуҗаның үз куллары белән ясаган хезмәт җимеше. Эскәтер белән ябылган өстәл өстендәге савытларга кәнфитләр салынган.

- Оныклар әкренләп бушата аны, - дип елмая Сәлахетдин ага.

Дөнья күргән әлеге хөрмәткә лаек ир-атның сүзендә  мактану да, тәкәбберлек һәм һавалану да юк. Һәр сүзе уйланылган, үлчәнгән. Бар гамәле, сүзе үз урынында. Ә бит аңа үз вакытында Урыссуда, Яр Чаллыда фатирлар тәкъдим иткәннәр. ..Әгәр ул шул фатирларда яшәргә ризалык биргән булса, “кеше ничек яши ала һәм ничек яшәргә тиеш?” дигән сорауга ачык җавап бирүче әлеге ихтирамлы ага гомер кичергән Салкын Чишмә дигән кечкенә генә ямьле авыл үз йөзен, күркәмлеген югалтыр иде. Әйе, үз туган җиреңдә эшләгән һәр эш җаныңа җыр булып, “май” булып ята. Фидакарь хезмәттә бернинди артык ыгы-зыгы юк, бары тик шушы яшәеш белән үрелеп барган җан, күңел тынычлыгы гына патшалык итә. Ә үзеңнән соң нәрсә калдырырга, яктылыкмы яки караңгылыкмы икәнен һәркем үзе хәл итә.

Белешмә. Ютазы муниципаль районының Кәрәкәшле авыл җирлегенә кергән Салкын Чишмә авылында туып үскән күренекле шәхесләр: галим, профессор, медицина фәннәре докторы, табиб-нарколог, психиатр Кәүсәр Яхин, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әнисә Ибраһимова, Татарстанның атказанган укытучысы Фәһимә Яхина.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев