Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Законга яңалыклар кертелде 

Татарстан Республикасында 2022 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә минималь түләү һәм минималь хезмәт хакы турында 


Татарстан Республикасында Рәсәй Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 маддәсе нигезендә, 2021 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында килешү төзелде. 
Шулай итеп, 2022 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш оешмаларында минималь хезмәт хакы аена 16 700 сумнан да ким булмаган күләмдә билгеләнә. Хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итүдә (Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы өчен 2002 елның 1 гыйнварында кабул ителгән килешү нигезендә – айга 16 700 сумнан да ким булмаган, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен 2022 елның 1 гыйнварыннан – аена 13 890 сумнан да ким булмаган күләмдә) хезмәт законнарын бозган эш бирүчеләр административ хокук бозулар турында Рәсәй Федерациясе Кодексының 5.27 маддәсе нигезендә, административ җаваплылыкка тартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев