Зәңгәр погоннарда — сынау полигонында
Тарлауда яшәүче Илдар Мәрданшин — табигате белән чын мәгънәсендә механик: аның өчен эретеп ябыштыру аппаратының эш барышындагы тавышы иң яхшы, күңелгә ятыш, җанына рәхәтлек бирүче көйгә тиң.
67 яшьлек мәкалә героебызның техникага булган мәхәббәте, мөгаен, балачактан ук киләдер. Шул ук авыл хуҗалыгы җиһазлары детальләре һәм механизмнары серенә төшенгән арада, ул әлеге хикмәти техник чаралар булдыручыларга карата чиксез хөрмәт хисе кичерә. Техника — җир кешесе хезмәтен күпкә җиңеләйтүче бит ул. Менә бүген дә, кем әйтмешли, инде хаклы ялда булса да, Илдар Шәмсетдин улы яраткан шөгыленнән аерылмый. Кыш буе гаражында мәш килгән, үз куллары белән, башыннан ахырына кадәр, мини-трактор җыйган. Дөрес, сәламәтлек торышына бәйле, эшне туктатып торырга туры килгән. Йөрәк тынгы бирми, ди ул. Бу урында ихтимал якташыбызның, аягын ампутацияләү сәбәпле, ун елга якын инвалидлыкта булуын әйтеп китү урынлыдыр. Ә моңа кадәр, әлбәттә, үз районында гына түгел, күрше Азнакай районында да уңган-тырыш механизатор булып танылган ул, 20 елдан артык «Авыл хуҗалыгы химиясе»ндә бульдозерчыдан алып, көйләүче мастерга кадәр хезмәт куйган. Безнең районда исә Мәрданшин «Уңыш» җәмгыятендә шофер булып эшли: уңыш җыю чорында ГАЗ-53 белән яңа иген ташый.
— Бәлки, шул килеш Азнакайда яшәр дә идек, — ди Илдар Мәрданшин, — тик әти-әниләр Тарлауда каты авырып китте… Шуңа да 2000 еллар башында туган авылга кайттык. Хатыным Нурия да шушы якныкы бит. Нәтиҗәдә бүген әти йортында яшибез. Бакчаны үз тракторымда сөрмәкче идем дә, эшләп-төзәтеп бетерәсе бар әлегә.
— Нурия белән балачактан ук таныш булып чыгасыз болай булгач? -дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.
— Шулай килеп чыга, — дип елмая ул. — Ул авылның икенче ягында яши иде. Балачакта гел бергә уйнадык. Аннары клубта биюләр… Авыл яшьләре ул елларда гармунга бии иде бит ул. Дуслашып киттек. Ул мине армиягә дә озатып калды.
— Ә кай якларда хезмәт иттегез?
— Байкал аръягында, Читада.
— Нинди гаскәрләр?
-Һава армиясенең авиация полкы. Мин чылбырлы тракторлар һәм бронетранспортерлар йөртүче механик булып хезмәт иттем.
— Җитди хезмәт, ә демобилизациядән соң армиядә калырга тәкъдим итмәделәрме соң?
— Әйе, иттеләр, — дип җаваплый әңгәмәдәшем, — тик өйдәгеләр сагынып көткәндә ничек каласың ди инде… Аннан соң, зәңгәр погонлы булсак та, самолетларга катнашыбыз юк иде безнең. Аэродромда түгел, сынау полигонында хезмәт иттек. Безнең бурыч самолет һөҗүмнәре өчен мишеньнәр әзерләү иде. Әмма танкларны, хәрби йөк тракторларының бар төрләрен дә оста йөртә идем. Җирдә дә, сазлыкта да. Нигездә, хәрбиме, авыл хуҗалыгымы — шул бер үк техника бит инде ул… Мин үзем җансыз металлга сулыш өрергә яратам. Трактор да хәрәкәттә. Хәзер тагылма җайланмалары — сабан яки культиватор ясарга гына кирәк.
Гаилә башлыгының сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, хуҗалык мәшәкатьләре кимеми. 20 сутый бакчаны эшкәртергә кирәк. Моннан тыш, Мәрданшиннар үз ишегалдында сыер, бозау, йорт кошлары тота. Әлбәттә, балалар-оныклар ярдәм итә. Дөрес, уллары Пермьдә яши. Ә менә кызлары якында гына диярлек — Азнакайда. Дым-Тамак авыл җирлегенә керүче Тарлау авылы һич үзеннән җибәрми. Чынлыкта, язмабыз героеның яшь чагындагы кебек үк, әле дә биредә кырыкка якын хуҗалык исәпләнә. «Бу кечкенә авылда йөрәк тибеше дә тигезрәк кебек», дигән фикердә Илдар Мәрданшин. Чөнки кеше җиргә якынрак булган саен, «болытлар арасында сирәгрәк оча». Очыш дигәнең организмга өстәмә авыр йөк тә бит әле ул…
Роза Әхмәдиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев