Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зиратлар күп нәрсә турында “сөйли"

Май бәйрәмнәре алдыннан район җирлекләре зиратларны тәртипкә китерү өстендә эшләде.

Урыссу зираты янындагы зур күләмле эшне зират караучы оештырды. Бер гасырлык агачларны, Урыссуда яшәүче  тәкъдим иткән техника ярдәмендә, тамыры белән төпләп алдылар. Чүпне чыгаруга “Төзекләндерү” МУП үзбушаткычлары җәлеп ителде. Зиратның  икенче ягында иҗтимагый оешмалар – ветераннар советы, пенсионерлар оешмасы, инвалидлары бүлекчәсе вәкилләре эшләде. Ташкичү авыл җирлегенең хезмәт десантын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Әйтик, Кече Урыссу авылында иске зиратлар урманга ук барып  тоташкан. Биредә зур күләмле эш башкарылган: киселгән карт агачлар чыгарылган, чүп чабылган һәм, нәтиҗәдә, кабер ташларына  кояш нурлары үтеп керерлек итеп чистартылган.

Кече Урыссуның  Камил хәзрәт җитәкчелегендәге мәчете аксакаллары Бәйрәкәтамак авыл җирлеге территориясендә урнашкан өч зиратта да койма булмау мәсьәләсен хәл иткәннәр. Алар әлеге зиратларны  50-60 сантиметр биеклектәге 500ләп нарат үсентеләре  белән әйләндереп алганнар. Яшь наратлар тиздән шаулап үсеп китәчәк һәм бакыйлыкка күчкән якташларыбызның соңгы сыену урынын тигез яшеллеккә күмәчәк. Район халкы 1 Май һәм Җиңү көнен әнә шундый изге эшләр белән каршы ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев