Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зөлфия Шәрәфиева: “Үсеш ноктасы” үсү юлларын күрсәтте

Ютазы урта белем бирү мәктәбе директоры Зөлфия Шәрәфиева Мәскәүдә узган “Үсеш ноктасы” Үзәкләренең I Бөтенроссия форумында катнашты.

 “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильдә белем бирү үзәкләре җитәкчеләре, “Мәгариф” милли проектында каралган “Замана мәктәбе” федераль проектының төбәк координаторлары катнашкан чара “Мәгариф” милли проект: берләшмә, команда, нәтиҗә” исеме астында оештырылган. Зөлфия Марс кызы сүзләренә караганда, катнашучылар алдында чыгыш тоткан Россия Федарацмясе мәгариф министры Ольга Васильева, илдә мәгърифәт системасын яңа дәрәҗәгә чыгару өчен инновацион чаралар күрелсә дә, шактый мәктәпләрдә, яшь буынга сыйфатлы белем бирүне колачлы итеп оештыру өчен, матди-техник базаларның иске булуы киртә тудыра, дип басым ясаган. Сүз уңаеннан, яңа уку елында Ютазы урта мәктәбе үз эшчәнлеген корган “Үсеш ноктасы” федераль мәгариф үзәкләре Россиянең илле төбәгендә ачылган һәм аларның саны 2049га җиткән.

 - Әлбәттә, эш күләмдә түгел, сыйфатта. Һәм әлеге форумда безне белем бирү стандартларына яңа төрле килү һәм алга куйган максатларга ирешү юлларына өйрәттеләр, - дип билгеләп узды Зөлфия Шәрәфиева.

Илмира ГАЛИЕВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев