Фәйрүзә Шәмсетдинова "Авылым иртәсе"

29.08.2017 14:22 | Якташыбыз иҗаты Печать

Фәйрүзә Шәмсетдинова  "Авылым иртәсе"

Авылым иртәсе

 

Ишек алды яшел үлән.

Чык тамчылары тамган.

Иртәнге кояш нурлары

Үзенең җылысын салган.

 

Яланаяк чыгып бастым

Шул чык тамчыларына.

Туган якның җан җылысын

Җыйган һәрбер тамчы да.

 

Капка төбе – яшел үлән.

Тәгәрәп үскәнбез шунда.

Урамдагы таң тынлыгы

Рәхәт биргән күңелгә.

 

Чыбыркысын шартлатып

Көтүче узып бара.

Авыл җанлана. Тынлыкны бозып,

Маллар кузгала.

 

Көтүчеләрне шулай авыл озаткач,

Бер мизгелгә кабат тын кала.

Бераздан кабат тормыш башлана,

Бар да ашыга ялан-басуга.

 

Мондый тормышның бар авырлыгы

Ятты ул вакытларда бала иңенә.

Бәбкә кудылар, өйләр җыйдылар –

Әти-әнигә ярдәм иттеләр.

 

Һәрбер кешенең үз тырышлыгы!

Нәкъ шулай бара авыл тормышы.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике