Фәйрүзә Шәмсетдинова "Чәчәкләр"

29.08.2017 14:43 | Якташыбыз иҗаты Печать

Фәйрүзә Шәмсетдинова  "Чәчәкләр"

Чәчәкләр

 

Болында гүзәл чәчәкләр!

Табигатьнең бүләге.

Ходай шулай яраткан

Җир йөзенә аларны.

 

Кыңгыраулар, ромашкалар –

Болын тулы чәчәкләр.

Шул чәчәкләр арасында

Үтте безнең яшь чаклар.

 

Болындагы чәчәкләрне

Әтием миңа өзде.

Үзенең ярату хисләрен

Чәчәкләр белән бирде.

 

Яратам шул чәчәкләрне –

Болын ромашкаларын.

Таҗлардагы саф хисләрнең

Мәхәббәтле “хатларын”.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике