Фәйрүзә Шәмсетдинова "Гармун"

29.08.2017 14:46 | Якташыбыз иҗаты Печать

Фәйрүзә Шәмсетдинова "Гармун"

Гармун

 

Безнең яшьлек шулай үткән:

Гармун иде кулларда.

Менә шундый гармун моңы

Тарала урамнарга.

 

Клубларда гармуннарга

Тыпыр-тыпыр биедек.

Өйләргә кайтыр алдыннан

Урамны җырлый уздык.

 

Кичке якта гармун моңы

Урамны ямьләндерә.

Әби-бабайларның да

Күңелен дәртләндерә

 

Гармун бит ул шундый нәрсә –

Күңелне юатучы.

Эчләрдәге уй-хисләрне

Моң белән таратучы.

 

Гармунны кулга алып

Эх, бер уйныйсы иде!

Авылымның урамнарын

 

Тагын урыйсы иде!


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике