Фәйрүзә Шәмсетдинова "Урыссуга 70 яшь"

29.08.2017 15:13 | Якташыбыз иҗаты Печать

Фәйрүзә Шәмсетдинова "Урыссуга 70 яшь"

Урыссуга 70 яшь
 

Борма-борма Ык сулары

Әкрен генә агадыр.

Агым судай үткән гомер –

Тормыш шулай барадыр.

 

70 еллык гомер узган.

Утлар-сулар кичелгән.

Күпме истәлекләр җыйган

Бистәбез үз эченә.

 

Әкрен генә үсте ул да,

Ашыкмады халык та.

70 еллык олы тарих

Ята нигез ташында.

 

Уруссуның урамнары

Аллы-гөлле чәчкәдәй.

Җылы кояш нурларында

Елмаеп үсә бистәм.

 

Матур яши минем халкым

Тырышып һәм дуслыкта.

Әкрен генә гомер юлын

Атлый ул бердәмлектә.

 

Килеп керсәң урамнарга,

“Елмаеп” каршы ала.

Чиста-пөхтә урамнардан

Күңелләр разый кала.

 

Рәхмәт, халкым! Шундый тырыш.

Матурлыкта яшисез.

Бердәм, дуслык хисләрен дә

Һичкайчан онытмыйсыз.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике