Фәйрүзә Шәмсетдинова "Татар кызы"

29.08.2017 15:15 | Якташыбыз иҗаты Печать

Фәйрүзә Шәмсетдинова  "Татар кызы"

Татар кызы

 

Менә бит ул татар кызы!

Нинди матур күлмәктән,

Калфагын да чигеп куйган

Каш өстенә ефәктән.

 

Итәкләре катлы-катлы,

Аллы-гөлле күлмәге.

Очып кына биеп йөри,

Күбәләктәй ул үзе.

 

Читекләргә чәчәкләрен

Матур итеп чиккәннәр.

Тыпырдаган аякларда

Елмаеп тора алар.

 

Ак алъяпкыч итәгенә

Чигелгән чәчәкләре.

Шундый чибәр йөзләре

Дәртләндерә күңелне.

 

Татар кызы матур диләр.

Матур шул күңелләре.

Каш астыннан елмаеп

Бага кара күзләре.

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике