Ютазы районы мөселманнары - Корбан бәйрәмендә

01.09.2017 15:20 | Җәмгыять Печать

Ютазы районы мөселманнары -  Корбан бәйрәмендә

Бүген мөселман халкы Ислам динендә булган иң олуг һәм нурлы бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен билгеләп узды.
Меңләгән дин кардәшләребез гает намазына басты. Урыссу мәхәлләсенең Солнечный микрорайонында урнашкан “Мәхмүт” мәчетенә килгән халык намаз уку бүлмәсенә көч-хәл белән сыйды. Аларны Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин сәламләде:  “Корбан бәйрәме — Аллаһы безгә насыйп иткән зур гыйбадәт, Раббыбыз биргән сансыз нигъмәтләр өчен рәхмәтебезне белдереп, буйсынуыбызны күрсәтү. Аллаһы Тәгалә изге Коръәндә болай дип әйтә: “Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм корбан чал”.
Корбан гаете — җәмгыятебез өчен дә файдалы бәйрәм, чөнки корбан итенең бер өлеше ятимнәргә, мохтаҗларга, фәкыйрьләргә, күршеләргә таратыла. Бу изге бәйрәм туганлыкны, кардәшлекне ныгыта, шәфкатьле, юмарт һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтә.
Корбан бәйрәменә килгән район башлыгы Рөстәм Нуриев дин кардәшләребезне төбәгебез тормышында барган изге эш-гамәлләр белән таныштырды һәм изге теләкләрен юллады.
Бу көнне йөзләгән мөэмин һәм мөэминәләр корбан чалдырды. Ютазы авылыннан Камил хаҗи Йосыпов та, һәр елдагыча, бу көнне гаиләсе исеменнән сарык чалды.

 

 


Ильмира ГАЛИЕВА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике
В АО «НАСКО» стартовали продажи продуктов КАСКО с телематикой
Приобретение новых продуктов позволит клиентам компании существенно экономить на КАСКО.
15:55 24.11.2017