Ютазы районында 219 балага көмеш кыңгырау бүген тәүге тапкыр яңгырады

01.09.2017 16:07 | Җәмгыять Печать

Ютазы районында 219 балага көмеш кыңгырау бүген тәүге тапкыр яңгырады

Урыссуның 4 санлы төп гомуми белем бирү мәктәбе сафы бүген 21 укучы белән туланды.

Мәктәп укучыларын, укытучыларны, әти-әниләре Белем көне белән район башлыгы Рөстәм Нуриев тәбрик итте. Бәйрәм кунаклары – ТР Инвестицион-венчур фонды директоры урынбасары Арсен Савва, уку йортын шефлыкка алган “Теплосервис” МУП директоры Равил Гарипов, тимер юл станциясе начальнигы Фәрит Хәмидуллин һәм мәктәп директоры үзе Гөлназ Гыйльманова балаларга уңышлы ук елы, педагогларга – рәхмәтле укучылар, әти-әниләргә сабырлык теләде.

Әлбәттә, бәйрәмдә бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре, дәртле шигырь юллары яңгырады. Әмма беренче дәрескә - тынычлык дәресенә дәшеп чыңлаган беренче кыңгырау – барыннан да якынрак һәм газизрәк тоелды.


Ильмира ГАЛИЕВА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике
Продолжается прием заявок на конкурс «Пятьдесят лучших инновационных идей для Республики Татарстан»
Готовые для коммерческой реализации проекты получат поддержку от Инвестиционно-венчурного фонда республики.
10:00 20.09.2017