Кече Урыссу авылы сабыйлары ямьле җәй белән саубуллашты

01.09.2017 16:31 | Җәмгыять Печать

Кече Урыссу авылы сабыйлары ямьле җәй белән саубуллашты

Кичә, җәйнең соңгы көненә, озакламый көз киләсенә ишәрә ясагандай, иртән үк көн болытлы булды. Ләкин җәй - җәй инде ул, менә матур итеп кояш чыкты, кыздырып калыйм дигән кебек, җир йөзенә нурларын сипте.

Балалар “урман почмагына” сәяхәткә килгәч, кинәт кенә Җәй кызы килеп чыкты. Ул балаларга җәй турында табышмак-мәкальләр әйтте, уеннар уйнатты һәм сабыйлар башкаруында җыр тыңлап хозурланды. Бәйрәмнең иң матур җирендә, көтмәгәндә аланда Убырлы карчык пәйдә булды. Ул балалардан урманга килү сәбәбен белеште. Ләкин аларга ышанмады булса кирәк, тикшерергә уйлады: җәй көне нәрсәләр эшләүләрен, ник ул яшелчәләрне үстереп-җыюларын сораштырды. Ә яшелчә-җимешләрдә кешеләрне үстерә һәм көч бирә торган витаминнар булуын ишеткәч, “шаккатты” – сынап карарга булды. Балалар төрле ярышларда көч сынашты.

- Чынлап та, сез җәйне йоклап кына уздырмагансыз икән: яхшы итеп эшләгәнсез, яшелчә-җимешләр үстергәнсез, көч җыйгансыз, ял иткәнсез, чыныккансыз! Афәрин, дусларым! Шулай булгач, җәй белән саубуллашсак та була. Алдагы уку елында да тырышырсыз, сынатмассыз, дип ышанам, - диде Убырлы карчык, балалар белән хушлашып.

Ә балаларга шундый күңелле бәйрәмне Җәй кызын уйнаган китапханәче Илсөяр Вәлиева, Убырлы карчык ролен башкарган мәдәният йорты хезмәткәре Мөнирә Ханипова һәм Кече Урыссу авылының “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячеләре оештырды.


Зилә МИНҺАҖЕВА, Флүзә ФӘХЕРЕТДИНОВА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике