Ютазы районы үсмерләре характер күрсәтә

07.09.2017 14:06 | Җәмгыять Печать

Ютазы районы үсмерләре характер күрсәтә

Район балигъ булмаган балалар мәнфәгате сагында торучы комиссиянең район мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйлаҗева рәислегендә узган бүгенге утырышында ата-ана таләбенә буйсынырга теләмәгән, мөстәкыйльлек күрсәтергә теләгән кызлар һәм малайларның тәртибе тикшерелде.

 Каразирек авылы мәктәбендә укучы бер бала укытучылар белән низагка кергән, Иске Урыссу авылындагы икенче бер үсмер күрше республикадан ук йөреп белем алырга тели, юлда хәрәкәт итү кагыйдәләрен санга сукмаган малайларга ике көпчәкле транспортлары белән вакытлыча хушлашырга туры килде. Ә менә Бәйрәкә авылындагы бер үсмер исә бөтен әдәп кысаларын да узган – үзенең генә спиртлы эчемлек куллануы җитмәгән, сыра белән ул балигълык яшенә җитмәгән башка малайларны да сыйлаган. Ә инде тегеләре – төрле “батырлыклар” кылган. Хәтта берсе әтисенең машинасын чәлдереп, авыл урамнарында җил белән ярышып йөрергә дә җөрьәт иткән. Тикшерелгән барлык беркетмәләр буенча да балаларның законлы вәкилләре – ата-аналар административ җәзага тартылды.


Ильмира ГАЛИЕВА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике