Ютазы районыннан Әлфирә Камалтдинова – җыр фестивалендә

07.09.2017 14:07 | Җәмгыять Печать

Ютазы районыннан Әлфирә Камалтдинова – җыр фестивалендә

Районның сукырлар җәмгыяте вәкиле Әлфирә Камалтдинова күрү сәләте буенча инвалидлар арасында узган җыр фестивалендә катнашкан.

Яр Чаллы шәһәрендә бишенче тапкыр узган әлеге мәдәни чара республика кысаларында гына узмаган. Ул төбәкара дәрәҗәдә оештырылган – Екатеринбург, Пермь, Саратов кебек зур шәһәрләрдән дә килгән үзешчән сәнгать осталары белән беррәттән, зур сәхнәдә чыгыш тоткан Әлфирә Фәнис кызы, әлбәттә, зур дулкынлану кичерә.

- Бөтен ихтыяр көчен туплап, фестивальдә безнең Әлфирәбез ике татар җыры башкарды. Әмма бу юлы без призлы урын белән әйләнеп кайтмадык. Әмма, чирканчык алып, киләчәктә булачак фестивальләргә тагын да яңа көч һәм теләк белән әзерләнү өчен канатланып кайттык, - дип сөйләүче район сукырлар җәмгыяте җитәкчесе Гөлнара Абильтарова, фестивальгә баруны оештыруда район хакимияте ярдәмен тоюларын һәм рәхмәтле булуларын да билгеләп узды.


Ильмира ГАЛИЕВА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике