Кече Урыссу авылы балаларының көзге каникуллары күңелле уза

02.11.2017 13:44 | Мәгариф Печать

Көзге каникулларның бер көнен Кече Урыссу мәктәбенең 5 сыйныф укучылары, ата-аналар комитеты белән берлектә, күрше Бәйрәкә авылына экскурсия оештырды.

Беренче тукталышыбыз - авыл музее. Экскурсовод Әлфия Хаҗиева  авылның оешу тарихын, мәдрәсәләре, атаклы кешеләре, төрле вакыйгалар турында тәсфилләп сөйләп, балаларны таң калдырды. Сугыш чоры кораллары детальләре, борынгы көнкүреш әсбаплары, эреле-ваклы хуҗалык җиһазлары күргәзмәсе дә битараф калдырмады. Укучылар, герләрне бизмәндә үлчәп карадылар, кул тегермәнен әйләндереп, бодай тарттылар – алар бик күп яңалык үзләштерделәр.

 Икенче тукталышыбыз – китапханә. Балалар бик теләп китап фонды, төрле күргәзмәләр белән танышты. Ә мәдәният йорты хезмәткәрләре исә безнең балаларыбызга, гомумән, уен-ярышлар оештырды. Урамдагы ачы җилдән өшеп кергән малайлар һәм кызлар тирләп-пешеп ярыштылар, биеделәр. Күңелле мизгелләр белән вакытның бик тиз узып киткәнен сизмәдек тә. Онытылмаслык көн бүләк иткән өчен рәхмәт әйтәбез күршеләргә.


Илсөяр ВАЛЕЕВА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике