“Олимп” спорт комплексында – җиңелатлетлар

02.11.2017 16:16 | Спорт тормышы Печать

“Олимп” спорт комплексында – җиңелатлетлар

  Әлеге минутларда Урыссу бистәсенең “Олимп” спорт комплексы манежында җиңел атлетика буенча регионара турнир уза.

Халык бердәмлеге көненә багышланган ярышларда катнашучы йөгерүчеләр “РегионПоставка” җәмгыяте призларын яулар өчен көч сынаша. Татарстанның үзеннән генә түгел, Башкортстан Республикасыннан да җыелган күп санлы спортчыларны район башлыгы Рөстәм Нуриев, ярышларның химаячесе Альберт Газизов сәламләде. 2000 елдан алып 2008 елга кадәр туган кызлар һәм малайлар арасында барган ярышлар кич белән генә тәмамланачак. Шунысы билгеле, регионара турнирда безнең район абруен 17 спортчы яклый. Ә инде җиңү пьедесталына күтәрелгән яшь ютазылыларның исемнәре белән гәҗит битләрендә танышырга мөмкин булачак.

Автор фотолары 


Ильмира ГАЛИЕВА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике