Иске Урыссу мәктәбе базасында - карвинг буенча мастер-класс

09.11.2017 08:43 | Җәмгыять Печать

Иске Урыссу мәктәбе базасында - карвинг буенча мастер-класс

Көзге каникул көннәренең берсендә Иске Урыссу мәктәбендә җәмгыять өчен социаль адаптацияле шәхес тәрбияләүдә, федераль дәүләт белем бирү стандартлары белән беррәттән, дәрестән тыш эшчәнлекне дә киң файдалану темасына багышланган семинар узды.

Аның эшендә, Ютазы районы укытучыларыннан һәм ветеран педагоглардан тыш, Азнакай һәм Бөгелмә районнары укытучылары катнашты.

- Безнең мәктәптә дәрестән тыш эшчәнлек этика дәресләрен, күргәзмәләргә йөрүне, читтән торып сәяхәт кылуны, экскурсияләрне үз эченә ала. Без балалар белән әдәби-музыкаль постановкалар, композицияләр куябыз. Мәктәптә һәм җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, гаиләдә үзара мөнәсәбәтне корырга өйрәнәбез, - дип кыскача гына бәян итеп узды әлеге семинарны оештыру инициативасы белән чыккан физика һәм технология укытучысы Мәүлидә Рәфыйкова.

Мәктәп коллективы киң куллана торган дәрестән тыш чараларның берсе – ул “Лотос” проекты. Яшелчәләрне сәнгать осталыгы белән кисәргә өйрәтүче әлеге бизнес-проект буенча мастер-классны педагоглар коллективы күп санлы сораулар буенча уздырды да. Бүген кем генә үзгә итеп, зәвык белән бизәлгән табын артында сыйланырга яратмый икән? Кирәкле бөтен эш коралларына ия булган катнашучылар остазлары Мәүлидә Рәфыйкова һәм Дамира Хафизова ярдәмендә кабак һәм карбыздан төрле чәчәкләр, яфраклар кисәргә өйрәнде. Әлеге шөгыль артында шактый яхшы кәеф тупларга өлгергән укытучылар күңеленә 10 сыйныф укучысы Зифа Галиеваның “Яшел даруханә” проектын тәкъдир итүе дә, дару үләннәре ярминкәсе дә хуш килде. Ә инде ахырда һәркем “Табибсыз сәламәт бул!” зәвык белән бизәлгән дару үләннәрен бүләк итеп тә кабул иткәч, болай да зур җанлылык һәм мавыктыргыч итеп оештырылган чарадан зур канәгатьлек алган кунакларның хуҗаларга рәхмәтнең ихласын әйтми чаралары калмады.

Мәүлидә РӘФЫЙКОВА фотолары

 


Ильмира ГАЛИЕВА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике