Иске Урыссу авылы тамашачысы үзешчән артистларны аягүрә алкышлады

04.12.2017 11:45 | Мәдәният Печать

Иске Урыссу авылы тамашачысы үзешчән артистларны аягүрә алкышлады

Җомга кичен Иске Урыссу авылы мәдәният йортында тамашачыны мавыктыргыч мәдәни чара көтте. 

“Идел-йорт” милли театр коллективлары арасында старт алган төбәкара фестиваль-бәйге кысаларында Иске Урыссу авылы артистлары Медҗид Баба углы Шамхаловның “Кайнана” комедиясен күрсәтте. Гаилә, ир белән хатын, килен белән каенана проблемасын зур осталык белән ачып салган үзешчән сәнгать осталарының чыгышын халык яратып кабул итте. Артистларның уенын хөкем итәргә дип килгән район мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова да канәгать калуын яшереп калмады. Кунак театр коллективына мактау кәгазе тапшырды.

Автор фотолары


Ильмира ГАЛИЕВА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике