Ташкичү авыл җирлегендә инвалидлар игътибар үзәгендә

05.12.2017 09:51 | Җәмгыять Печать

Кече Урыссуы авылы мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен «Күңел канатларыгыз сынмасын» дип исемләнгән чара уздырылды.

Концерт барышында урын стендә ятып иҗат иткән көчле рухлы, талантлы шагыйрь Фәнис Яруллинның йөрәккә үтеп керә торган шигырьләрен китапханәчебез бик урынлы файдаланды. Җылы әңгәмә чәй табыны артында дәвам итте.

 Кунакларны озаткач, физик мөмкинлекләре  чикле булу сәбәпле, йөри алмый торган авылдашларыбызның хәлләрен белү өчен өйләренә юл алдык. Гомере буе Тукай исемендәге хуҗалыкта шофер булып эшләгән Дамир абый Корбанов гаиләсе безне якын туганнарын каршы алгандай кабул итте. Бүләккә алып килгән җырларыбызны тыңлаганда, аның керфек араларындагы яшь тамчылары ялтырады.

- Кызлар, күңелләрне күтәрдегез, рәхмәт,  -  дип саубуллашып калды  хуҗалар.

 Зәйтүнә апа Герасимова исә безне үзе җырлап каршы алды. “Кайбер вакытта көннәр буе кеше керүен тәрәзәдән күз алмый көтәм, ешрак килегез әле”, - дип чакырып калды ул безне.

Зәйтүнә апа мин аяксыз дип тормый. Аш бүлмәседә, шуышып булса да йөреп, тәмле ризыклар пешерә, кышка запаслар әзерли, тәрбиясендә булган оныгына дәресләрен карашып, барлык туганнарын якты йөзе, кайнар чәе белән каршы алучы оптимист кеше ул. Шушы юлларны язганда Р.Садриевның шигыре искә төште :

Тормыш авыр дибез,зарланабыз,

Зарланырга бармы сәбәбе?

Бар да җитә, хәттә артып китә,

Туктагачтын гомер сәгате…

 

                                       


Илсөяр ВАЛЕЕВА, китапханәче.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике