Алгарышлы үсеш өчен Ютазы районның мөмкинлекләре бар

20.02.2016 11:30 | Актуаль Принтерга

Алгарышлы үсеш өчен Ютазы районның мөмкинлекләре бар

19 февральдә район мәдәният йортында район башлыгы Рөстәм Нуриев рәислегендә III чакырылыш Ютазы район советының IV утырышы узды. Анда 2015 елда район социаль-икътисадый үсешенең нәтиҗәләре ясалды һәм киләчәккә бурычлар билгеләнде.

Бу көнне безнең районда Премьер-министрның беренче урынбасары Алексей Песошин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов, ТР Дәүләт Советы депутаты, Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитет рәисе Леонид Якунин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, ТР икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев, ТР Главтатдортрансның эксплуатация буенча директор урынбасары Артем Трофименко, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов һәм башкалар булып китте. Район җитәкчелеге озатуында республика делегациясе районның кайбер социаль объектларында булды. Аерым алганда, районның дәрәҗәле кунаклары төзелеш-эшкәртү материллары җитештерү буенча яшь “Волма-Әбсәләм” предприятиесендә, Солнечный микрорайонында гражданнарны аварияле торактан күчерү программасы буенча төзелә башлаган күп фатирлы йортның төзү мәйданчыгында һәм “Электросоединитель” заводында булдылар.

Предприятиеләр эшчәнлеге, йорт төзелеше барышы белән танышканнан соң, делегация район советының отчет утырышында катнашты, анда район советы депутатлары, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, учреждениеләр, җәмәгать оешмалары, хокук саклау органнары җитәкчеләре, дин әһелләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылган иде. 2015 елда район үсеше турында доклад белән район советы рәисе, район башлыгы Рөстәм Нуриев чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы производствосы күләмнәре артуын билгеләп үтте, бу район бюджетының тулылануында да яхшы чагылган. Алга китеш шулай ук гамәлдә районның барлык өлкәләрендә – мәгарифтә, төзекләндерүдә, торак файдалануга тапшыруда, төзелештә һәм юллар төзүдә һәм ремонтлауда күзәтелгән...

- Район сәнәгать производствосы күләмнәре үсешен “Волма-Әбсәләм”, Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты һәм “Электросоединитель” заводы тәэмин иткән. Өстәмә җайланмаларны эшкә җибәрү “Волма-Әбсәләм” предприятиесенә товар продукциясен 31 процентка арттырырга һәм сатылган продукция күләменең бәясен 500 миллион сумга кадәр җиткерергә мөмкинлек бирде. “Электросоединитель” заводының импортны алыштыру программасында катнашуы товар продукциясен чиреккә арттырырга булышлык итте, аның күләме 2015 ел нәтиҗәләре буенча 765 миллион сум тәшкил итте. Бүгенге көндә Урыссу ГРЭСын реконструкцияләү соравы хәл ителмәгән булып кала.

Станцияне модернизацияләү республика Президенты тарафыннан хупланды, һәм бүген республика дәрәҗәсендә проектны эшләү өчен эшче төркем оештырыла, аның нигезендә җылылык куллануны арттыру нияте ята.

Район икътисадында әһәмиятле урынны авыл хуҗалыгы да алып тора. Район авыл хуҗалыгы формированиеләре тарафыннан бөртеклеләрдән мул уңыш алынды, бөртеклеләрнең тулаем күләме 48 мең тонна тәшкил итте, уңыш – гектарыннан 22,7 центнер. Капиталь төзелеш, коммуналь һәм социаль өлкә объектларын ремонтлауда 2015 елда 400 миллион сумнан артык акча файдаланылды. Ел саен районда торак тапшыру планы үтәлә. Отчет елында 11,5 квадрат метрдан артык торак тапшырылды, бу план күрсәткечләренә 145 процент тәшкил итте, - дип билгеләп үтте Нуриев үзенең докладында.

Авыл хуҗалыгында алгарышлы үсешне ассызыклап, район башлыгы ТР Премьер-министры урынбасарының игътибарын юл буе полосаларына агач үсентеләре сатып алу өчен республика ярдәмен сорау мөмкинлегенә юнәлтте. Урман посадкалары авыл хуҗалыгы кыр-басуларына уңай тәэсир итә, ә безнең районда аларның кыйммәте Ырынбур якларыннан искән коры-кызу җилләрдән саклаулары аркасында да зур, - дип ассызыклады ул.

Район үсеше динамикасына Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Әгълиева да басым ясады. Ул районда күп кенә республика программаларының уңышлы тормышка ашырылуын, аларның һәр авылга, һәр торак пунктка барып җитүен билгеләп үтте. Әйтик, “Чиста су” программасы кысаларында Кәрәкәшле һәм Кече Урыссу авылларында 407 чакрым озынлыктагы суүткәргеч линиясе сузылган. Урамнарны яктырту программасы буенча 217 урам яктыртылышы лампасы, 20 щит куелган, 11 чакрым электр тапшыру линиясендә иске электр үткәргечләр изоляцияләнгән үткәргечләргә алыштырылган. Юлларга да зур игътибар бирелә.

- Юлларның 23 645 квадрат метрында вак таш җәелде, - дип билгеләп узды Әгълиева. – Әлеге максатларга республика 20 397 420 сум бүлеп бирде. Район үзәгендә генә түгел, авылларда да мәдәният йортлары төзелә, модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачыла, күп фатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрелә. Халыктан җыелган һәр сумга республиканың дүрт сум бүлеп бирүе дә һичшиксез ярдәм булып тора. Әйтик, 2015 елда авыл җирлекләре тарафыннан 430 064 сум үзара салым акчасы җыелган. Әлеге суммага республикадан өстәмә рәвештә 2 150 320 сум килгән. Бәйрәкәтамак җирлегендә әлеге акчаны юлларны нормативка китерү өчен сарыф итү планлаштырыла.

Урыссу ГРЭСы директоры Владимир Петров та республиканың, шуның белән бергә районыбызның да ышанычлы үсешен билгеләп үтте. Соңгы елларда район яхшы якка үзгәрде, аның архитектур йөзе күркәмләнде, ишегаллары, юллар төзекләнә, дип билгеләп үтте ул үз чыгышында. Шуның белән бергә, Петров ГРЭСны реконструкцияләү буенча көн кадагындагы сорауны хәл итү мөһимлеген билгеләп узды. Песошин, үз чиратында, әлеге сорауның республика Хөкүмәте дәрәҗәсендә тикшерелүен һәм инвесторлар белән бергә аны хәл итү вариантлары эшләнүенә игътибар юнәлтте. ТР Премьер-министры урынбасары шулай ук республиканың социаль-икътисади үсеше буенча җентекле мәгълүмат тәкъдим итте, барлык өлкәләрдә дә аның динамикасын ассызыклады.

- Бөтен дөньяда икътисади кризис хакимлек итүгә карамастан, Татарстан Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләренең берсе булып кала. Республика күп юнәлешләр – инвестицияләр җәлеп итү, юллар төзү, торак тапшыру, тулаем территориаль продукт җитештерү буенча алдынгы позицияләрдә кала бирә, аның саллы өлеше нефть эшкәртү заводларына, “Алабуга” ирекле икътисади зонасы, КамАЗ, Казан авиатөзелеш заводы кебек яңа җитештерү мәйданчыкларына туры килә. Сүз уңаеннан, соңгы предприятие ил авиациясе тарихында иң зур һәм куәтле булган, тавыш тизлегеннән югарырак тизлек белән оча торган ТУ-160 бомбардировщигын модернизацияли башлаган. Татарстан картасында Иннополис дип аталган яңа буын шәһәре барлыкка килде. Республикада милләтара һәм диннәрара килешүне саклауга җитди игътибар бирелә. Хәзерге вакытта Татарстанның алдагы 15 елга үсешен билгеләгән “2030 елга кадәр ТРның социаль-икътисади үсеше стратегиясе” дип аталган әһәмиятле документ эшләнгән. Аның нигезендә – кеше капиталын формалаштыру һәм туплау, хезмәт кешесе өчен уңайлы мохит булдыру ята. Республикада халык саны үсеше күзәтелә. Ютазы районына бу җәһәттән бераз тырышырга кирәк. Тулаем алганда, сезнең район зур потенциалга ия, биредә сәнәгать секторы үсеш алган. Авыл хуҗалыгында һәм мәгарифтә шактый “сикереш” ясалган. Районның мөмкинлекләре бар. Димәк, аның зур киләчәге дә бар”, - дип сүзен тәмамлады Песошин.

Барлык сораулар буенча депутатлар тиешле карарлар кабул итте. Утырыш ахырында ТР Премьер-министр урынбасары һәм район башлыгы эшләрендә аерылып торган райондашларыбызга ТР Министрлар Кабинетының рәхмәт хатларын тапшырдылар.    


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту