Райондашларыбыз – иң активлары!

16.10.2017 10:55 | Котлыйбыз! Принтерга

Райондашларыбыз – иң активлары!

Иске Урыссу мәктәбе менә инде икенче ел рәттән “Иң актив укучы” һәм “Иң актив мәктәп” номинацияләрендә “Мәктәп экопатруле”республика конкурсының җиңүчесе булды. 

7 октябрь көнне узган бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасының экология һәм табигать ресурслары министры Фәрит Абдулганиев җиңү яулаган укучы Тимур Гайнетдиновка - смартфон, ә мәктәпкә цифрлы микроскоп тапшырды. Әтисе белән Тимур Татарстан территориясендә рөхсәт ителмәгән илледән артык көнкүреш калдыклары чүплекләрен ачыклаган. Бу эш белән, Экология елы һәм “Минем авылымның экологик проблемалары” гомуми мәктәп проекты кысаларында, мәктәп, авылның, районның һәм бөтен республиканың экологик шартларын яхшыртуга зур өлеш кертте. Барлык районда яшәүчеләрне туган төбәгебезнең әйләнә-тирә мохитын көнкүреш калдыклары белән пычратмаска чакырабыз.  


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту