Индивидуаль җылыту: күпчелек ике контурлы казанны сайлады

23.10.2017 14:10 | Актуаль Принтерга

Индивидуаль җылыту: күпчелек ике контурлы казанны сайлады

Урыссуның күп фатирлы йортларында яшәүчеләр кышны шәхси җылыту казаннары урнаштырып каршылый.

Күп фатирлы йортларны җылыту мәсьәләсе Урыссу ГРЭСы бетерелгәннән соң килеп туды, станция меңнәрчә кеше яшәгән бистәне үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итә иде. Фатирларны җылытырга һәм краннардан аккан җылы су белән файдаланырга мөмкинлек биргән ике контурлы казаннар урнаштыру оптималь вариант дип табылды. Кайбер урыссулылар узган елда ук ике контурлы казаннар урнаштырды һәм кышны проблемаларсыз чыкты. Быел автоном җылылык белән тәэмин ителүгә калган күп фатирлы йортларда яшәүче урыссулылар да күчте. Алар арасыннан Лидия Сергеевна Нуретдиновага сүз бирик:

- Без ике контурлы казанны сентябрь башында урнаштырдык. Хәзер аннан тулысынча файдаланабыз һәм әлегә зарланырлык сәбәп юк. Системаны бик пөхтә эшләделәр. Кайнар су бар, фатирдагы җылылыкны үзебез җайга салабыз. Казанның эшләве белән идарә итүдә дә бернинди катлаулы нәрсә күрмибез, - ди сиксән ике яшьлек апа. Хәзерге вакытта җылыту казаннары булмаган өч фатир гына калган. Аның хуҗалары ике контурлы казаннарның куркынычсызлыгында шикләнүләрен дәвам итә һәм, кыш якынлашуына карамастан, шәхси җылытуга күчүне сузалар. Әмма белгечләр системада берничә саклагыч дәрәҗә барлыгын раслый һәм ул эксплуатация өчен куркынычсыз дип исәпли. Казан эшләгәндә бүленгән яну продуктлары да әйләнә-тирә мохит һәм кешеләр сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмый. Хәзерге вакытта моның өчен Ростехнадзор нәтиҗәсе дә кирәк түгел.   


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту