Ютазы районы халкы - бәйрәм ярминкәсендә

07.11.2017 14:44 | Җәмгыять Принтерга

Ютазы районы халкы - бәйрәм ярминкәсендә

Ютазылылар Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республика Конституциясе көннәрен авыл хуҗалыгы ярминкәсе һәм концерт белән билгеләп узды.

Авыл эшчәннәре, шәхси эшкуарлар сыер һәм дуңгыз ите, кырчылык продукциясе – ашлык һәм печән белән сәүдә итте. Район мәгариф бүлеге оешмаларының сәүдә рәтләреннән йомырка, сөт һәм аңардан җитештерелгән ризыклар, бәрәңге, кәбестә, кайтнатмалар, кышка дип консервланган яшелчәләрнең җаның теләгәнен сайлап алырга мөмкин булды.

Берәүләр – саткан, икенчеләр – алган арада, район мәдәният йорты артистлары үз концерт программаларын башлап җибәрде. Николай Гребенюк, Илдар Әхтәмов, Гөлчәчәк Вәлиева, Әлфия Батыршина һәм башка сәнгать осталары, район халкын календарьдагы кызыл даталар белән тәбрик итеп, иң матур җырларын бүләк итте.   

Автор фотолары


Ильмира ГАЛИЕВА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту