Димтамак авылы халкы буыннар юлламасы кабул итте

07.11.2017 16:13 | Җәмгыять Принтерга

Димтамак авылы халкы буыннар юлламасы кабул итте

Димтамак авылында да бүген Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл территориясендә моннан 50 ел элек обелискка куеп калдырылган капсуланы ачу тантанасы булды.

Димтамаклыларны район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова сәламләде. Элекке “Правда” колхозы рәисе Әдип Шафигуллин, Димтамак авыл җирлегенең беренчел ветераннар оешмасы җитәкчесе Ринат Әхмәдишин ярты гасыр элек булган вакыйгаларны искә алды. Һәйкәлдән вакыт капсуласын алу хокукы Ринат Әхмәдишин белән  җирле мәктәп укытучы Шамил Шәйгомановка бирелде һәм “буыннарга юллама” белән дә ул таныштырды. Тарихи вакыйганы район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова йомгаклады. 

 

Автор фотолары 


Ильмира ГАЛИЕВА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту