Салым органнарында - ачык ишек көннәре

10.11.2017 13:40 | Җәмгыять Принтерга

Салым органнарында - ачык ишек көннәре

Хөрмәтле салым тәләүчеләр, 2017 елның 10 һәм 11 ноябрендә салым органнарында узачак ачык ишек көннәрендә җир, транспорт, физик шәхесләр милеге салымнарын түләү буенча сез үзегезне кызыксындырган сорауларга җавап таба алачаксыз.

Бүген һәм иртәгә Татарстан Республикасының бөтен инспекцияләре дә озынайтылган режимда – 10 ноябрьдә кичке 6 сәгатькә кадәр, 11 ноябрьдә 10 сәгатьтән алып 15 сәгатькә кадәр әшләячәк. Салым хезмәте белгечләре милек салымын кем түләргә, кайсы вакытка тәләнергә тиешлеген, анык муниципаль берәмлектә нинди  ставка һәм ташламалар кулланылуын бәйнә-бәйнә аңлатып бирәчәк. Теләге булган кешеләр салым түләүченең шәхси кабинетында теркәлә алачак. Моның өчен бары тик үзең белән паспорт алып килү дә җитә


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту