Урыссуны төзекләндерү кагыйдәләре өстендә эшләү дәвам итәчәк

10.01.2018 13:45 | Җәмгыять Принтерга

Урыссуны төзекләндерү кагыйдәләре өстендә эшләү дәвам итәчәк

Кичә район башкарма комитетының утырышлар залында Урыссу бистәсен төзекләндерү кагыйдәләре буенча ачык тыңлаулар узды.

Урыссу бистәсе территориясен төзекләндерүдә федераль һәм республика законнары, төрле министрлык карарлары һәм җирле муниципалитет уставына ярашлы кабул ителгән кагыйдәләр белән район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Александр Захаров таныштырды. Чарада Урыссу бистәсе советы депутатлары, җәмәгать оешмалары һәм урам комитетлары рәисләре, гражданнар катнашты. Бу юнәлештә ачык  тыңлаулар якын киләчәктә узачак.

Автор фотосы


Ильмира ГАЛИЕВА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту