Урыссу үзәк район хастаханәсе коллективы үз пенсионерларын чәй табыны артына дәшкән

02.10.2017 11:13 | Төп яңалык Принтерга

Урыссу үзәк район хастаханәсе коллективы үз пенсионерларын чәй табыны артына дәшкән

Чал чәчле хезмәттәшләрен поликлиника мөдире Марат Сухорослов сәламләгән. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Пройдакова аларга изге теләкләрен юллаган. Хезмәт ветераннары үзләре кайчандыр эшләп чыккан  коллектив ирешкән уңышларны шатланып кабул иткән, аларны борчый торган проблемаларга битараф калмаган. Бәйрәм табыны артында очрашкан элекке хезмәттәшләр бергә эшләгән елларны да сагынып искә алган. Әбсәләм авылыннан килгән махсус кунак – “Сердәш” җыр ансамбле аларга күңелле ял мизгелләре бүләк иткән.


Ильмира ГАЛИЕВА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту