Кәрәкәшле авылында өлкәннәрне олылаганнар

02.10.2017 11:16 | Төп яңалык Принтерга

Кәрәкәшле авылында өлкәннәрне олылаганнар

Кәрәкәшле авылында “Өлкәннәрне олыласаң, олыларлар үзеңне” исеме астында бәйрәм чарасы узган.

 Өлкән буын вәкилләрен бәйрәм белән Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев, “Кәрәкәшле” җәмгыяте директоры Альберт Зарипов, башлангыч хатын-кызлар советы рәисе Гөлфирә Мөхетдинова һәм башлангыч ветераннар советы рәисе Гөлнур Хәнипова котлаган. Бәйрәм иртәсендә “Сердәш”, “Тамчылар”, “Кәрәкәшле бизәкләре” иҗат коллективлары, Гөлнара Хәмидуллина, Гөләндәм Хәкимова, Энҗе Хафизова, Амалия Хафизва, Наип Гыйбаев чыгышлары матур бүләк булып яңгыраган. Ахырда пенсионерлар үзләре дә җыр-биюгә осталыкларын күрсәткән.


Ильмира ГАЛИЕВА


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту