Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Иске Урыссу авылында яшәүче безнең һәммәбезнең тормышына рухи көч бирүче, өебезнең якты кояшы, кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез, дәү әбиебез Нәкыя Җәләй кызы Аминованың 6 сентябрьдә туган көне – зур юбилее!

07 сентября 2015, 08:22

716

0

0

Иске Урыссу авылында яшәүче безнең һәммәбезнең тормышына рухи көч бирүче, өебезнең якты кояшы, кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез, дәү әбиебез Нәкыя Җәләй кызы Аминованың 6 сентябрьдә туган көне – зур юбилее!

Безнең әниебез гомер буе бик сабыр һәм бик тә тыйнак татар хатыны! Ул һәрберебез өчен һәрвакыт, һәркайда да үрнәк һәм терәк! Тормыш авырлыкларына, мәшәкатьләренә карамастан, әниебез үзенең туганнарына, балаларына, бердәм, тату булсыннар өчен, бар җан җылысын, бар көчен биреп яши!

Әниебез, алтыныбыз - син безнең әни булу белән без бик горурланабыз! Синең алда без баш иябез!

Кадерлебез, сине чын күңелебездән юбилеең белән тәбрик итәбез! Сиңа иң мөһиме - нык сәламәтлек, әтиебез, балаларың, оныкларың белән бергә тигезлектә, татулыкта, муллыкта гөрләтеп яшәргә язсын!

Якты фани дөнья бүләк итеп,

Рәхмәт әнкәй, безне тапканыңа.

Рәхмәт, әнкәй, һич тә авырсынмый,

Җаныңны да безгә бакканыңа!

Рәхмәт, әнкәй, сүнмәс кояш булып,

Сыйдырганга безне күңелеңә.

Рәхмәт, әнкәй, безгә багышланган

Риясыз үткән гомереңә!

Рәхмәт, әнкәй, җаның аша күчкән

Мәрхәмәтең кызлар-улларыңа.

Рәхмәт, әнкәй, һәрчак саф күңелле,

Фәрештәдәй изге булганыңа!

Күңелебездәге иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Җәүдәт, балаларың, оныкларың, оныкчыгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев