Бәйрәкә Тамак авылында гомер кичерүче кадерле инәкиебез Гамилә Нәҗип кызы Гарипованы 90 яшьлек юбилее белән барлык балалары тәбриклибез.

Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны, без кайтканда йортыбызга тере йозак булып каршылавыңны телибез.
Кайчан кайтма, чәең синең кайнар
Пирожкиең көтә табында.
Син пешергән тәмле сыйны сагынып
Балаларың кайтыр тагын да.
Нет комментариев