Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Яссытугай авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Урыссу бистәсендә яшәп ятучы апабыз Зәйтүнә Хәбибуллинага - 70 яшь.

08 октября 2015, 08:42

610

0

0

Яссытугай авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Урыссу бистәсендә яшәп ятучы апабыз Зәйтүнә Хәбибуллинага - 70 яшь.

Дистәләрне дистәләргә кушып, гомер йомгагының 70 елын сүтсә дә, күңел матурлыгын саклап, безне - эне-сеңелләрен үзе кебек итәгатьле, сабыр һәм түзем булырга, туганнарның, тормышның кадерен белергә өйрәтеп, әти-әнигә булышып, безне үстерүдә ярдәм итеп яшәде. Бүгенге көндә ул безгә төпле киңәшче, гаилә учагын сүндерми сакларга өйрәтүче иң изге, иң кадерле апабыз.

Зәйтүнә апабыз!

Кайгы-хәсрәт күрми, күңел тынычлыгы белән яшәргә язсын үзеңә. Тән сихәтлеге, иман байлыгы гомерлек юлдашың булсын. Ходай сине рәхмәтеннән ташламасын. Улың, киленең, оныгың, якыннарыңның бәхетенә куанып яшә.

Күңелеңнең тирәгенә

Кунып сайрасын тургай.

Саулыгыңнан аермыйча,

Яшәтсен сине Ходай.

Сине котлап, сеңлең Тәнзилә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев