Әбсәләм авылында яшәүче сеңлебез Зифа Вәлиевага 60 яшь!

Тәгәри тормыш арбабыз
Өлкәнәеп барабыз.
Арбабызның байлыгы
Балаларның барлыгы.
Синең барлык, өең барлык
Туганнарның барлыгы.
Зифа сеңлем!
Тагын 1 ел өстәлсә дә сиңа,
Ул ел сине тагы да яшәртсен.
Нурын сибеп көләч йөзләреңә
Гел шат итеп кенә яшәтсен.
Энҗе нурлар сибеп елмаюың
Күңелләргә бирә мең дәва.
Синдәй ихлас, киң күңелле кеше
Бармы икән тагын дөньяда?
Май кояшы нурын сипкән кебек
Ташып тулып килсен бәхетең.
Сәламәтлек, уңыш юлдаш булсын
Чынга ашсын хыял, өметең.
Сине котлап җизнәң Кәшиф, апаң Тәнзилә.
Нет комментариев