Яраткан әниебез, әбиебез Сәхия Фазулла кызы Әхмәтҗановага 26 гыйнварда 90 яшь тула.

Кадерле Әниебез, сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып калып, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын.
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу -
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса, уртак була,
Кайгыларың булса, югала.
Син булганга күрә, әни, җаным,
Бу дөньяда бары нур гына.
Нур сүнмәсен, һич тә сүрелмәсен -
Озак яшә, исән бул гына.
Сине яратып: кызың Ракия, киявең Фоат, оныкларың Гөлназ, Адель, киявең Айнур, оныкчыгың Айлана.
Нет комментариев