Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Иске Каразирек авылында яшәүче кадерле әтиебез, картәтиебез Илкам Мәкәрим улы Касыймовны 85 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

04 марта 2016, 08:06

795

0

0

Иске Каразирек авылында яшәүче кадерле әтиебез, картәтиебез Илкам Мәкәрим улы Касыймовны 85 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Кадерлебез, сиңа озын гомер, җан тынычлыгы, нык сәламәтлек, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, дөньябызның яме, нуры булып, йөзгәчә яшәвеңне телибез.

Сиңа рәхмәт сүзен, әтиебез,

Белдерәбез туган көнеңдә.

Үстердең син безне кеше итеп,

Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Әти, диеп әйтер кешең булу -

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Сабыр да син, гади, кешелекле,

Кылган эшең бары изгелек.

Озак яшә, мәңге яшь бул,

Иң кадерле, газиз кешебез.

Иң изге теләкләр белән барлык балаларың, оныкларың, киленнәрең исеменнән Данил, Гөлшат, Руслан, Элина, Илсур, Рәмилә, Элиза, Эльвина.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев