Безнең иң кадерле әниебез, әбиебез Луиза Сәгъди кызы Кәтиеваны 75 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Сиңа аяз күк, ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Барлык кылган изгелекләрең, ярдәмнәрең, балаларым дип өзелеп яшәгәнең өчен тирән рәхмәтләребезне белдерәбез.
Матур итеп яшисең син җирдә,
Үрнәк бит син безгә һәр эштә.
Озын гомер сиңа теләгәндә,
"Амин" диеп торсын фәрештә.
Изге теләкләр белән кызың Светлана, улың Рәмис, киленең Лена, оныкларың Әдилә, Алтынгөл, Камилә, Раушан.
Нет комментариев