Иң якын, иң хөрмәтле кешебез - әниебез, әбиебез Газиева Гөлсинә Гариф кызын туган көне белән котлыйбыз.

Син - дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Озын гомер сиңа! Син - әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр кичергән кеше. Син - һәркөнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклылык, таяныч булучы үрнәк. Кадерлебез, сине шушы бәйрәмең белән ихластан тәбриклибез. Киләсе көннәрнең бары куанычлар, шатлыклар гына алып килүен телибез. Җаныңның - тынычлык, тәнеңнең - саулык, тормышыңның - муллык белән ташып торуын телибез. Теләкләрнең бары изгесен, яктысын чын күңелдән сиңа юллыйбыз.
Карашларың җылы яңгыр кебек,
Елмаюың айдай сөйкемле.
Шәфкатеңнең иге-чиге юк бит,
Кояш чәчкән нурлар шикелле!
Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек-үзе бәхет бит ул,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен!
Шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сузләре әйтеп балаларың, оныкларын.
Нет комментариев